Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - портрет "Таныш булыгыз - Гагарин"

Космос, космонавтика, күктәге җисемнәр кешелек дөньясын һәрвакыт үзенә тартып, кызыктырып торган. Ә балачакта бигрәк тә. Бу хакта аларның сораулары гел җитәрлек. Танып - белү сәгатьләрен көтеп алалар, викторина, сорау - җавап рәвешендә уеннар белән үткәрелгәннәрен тагы да яраталар. Бәркәтә авыл китапханәсендә уздырылган "Таныш булыгыз - Гагарин" исемле әңгәмә - портрет та нәкъ шулай бик җанлы узды. Балалар бер дә тик тормый барлык космос һәм Гагаринга кагылышлы танып - белү уеннарында да катнаштылар, бик күп сорау - тестларга җаваплар бирделәр. Күргәзмәдәге китап - журналлар, рәсемнәр белән дә таныштылар.