Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китап ребус - күргәзмәсе, презентация "Канатлы батырлар"

Яз килү белән матурлык туа. Шундый халәт - язны кошлар үз канатларында алып кайталар кебек. Чөнки ничә меңләгән километр юл узып туган якларына кайталар бит алар. Бәркәтә авыл китапханәсендә төзеп куелган "Канатлы батырлар" дип аталган ребус - китап күргәзмәсе дә нәкъ шушы батыр кошларга багышланган иде. Һәрбер китапханәгә килүче олы кешеме ул, берәр баламы, рәхәтләнеп алар белән танышты, ребуслар чиште, китаплар һәм рәсемнәр ярдәмендә табышмакларга җавап тапты. Китапханәче бик теләп әңгәмәләр һәм кычкырып укулар уздырды.