Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мәгълумәти сәгать "Терроризмга каршы бергәләп көрәшик!"

Терроризм белән экстремизмның мәгънәсен без хәзер көннән - көн ныграк аңлыйбыз. Аларның нихәтле кешелек тормышына куркыныч янаганын һәрдаим балаларга, яшьләргә, гомумән нинди яшьтә булуына карамастан һәркемгә аңлату эшләре алып барырга тиешбез. Бәркәтә авыл китапханәсе яшүсмерләр белән бергәләп "Терроризмга каршы бергәләп көрәшик!" исеме астында мәгълумати сәгать уздырды. Карточкаларга язылган сорауларга җаваплар эзләп терроризм турындагы үзебезнең белемебезне тикшереп карадык. Төрле авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләдек. Анкета сорауларына җаваплар бирдек. Мәскәүдәге фаҗига кабатланмасын өчен бик күп тырышырга, бердәм булырга кирәклеген аңладык.