Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Ифтар - очрашу "Рамазан - мөбәрәк булсын!"

Мөселман дөньясының көтеп алган зур бәйрәме Рамазан ае әкренләп үтеп бара. Инде аның соңгы ун көнлегенә кердек. Һәрбер авыл - шәһәрләрдә мәчетләрдә, шәхси өйләрдә, башка учреждениеләрдә зурлап авыз ачу - Ифтар ашлары уздырыла. Бәркәтә авыл китапханәсе дә мәдәният йорты белән берлектә "Рамазан мөбәрәк булсын!" исеме астында Ифтар ашы уздырды. Мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләп бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребез рухына догалар кылып, аларны искә алдык. Әби - апалар тарафыннан мөнәҗәтләр көйләнде, аятьләр укылды