Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - музыкаль программа "Яз кызы Нәүрүзбикә!"

Нәүрүз мөселман дөньясында Яңа ел башлану дигәнне аңлата. Бу көнне көн белән төн тигезләшә. Кыш әкренләп язга авыша башлый. Шуңа күрә аны көтеп алалар, зур бәйрәм итеп үткәрәләр. Бәркәтә авыл китапханәсе дә мәдәният йорты белән бергәләп ел саен Нәүрүз бәйрәмен уздыра. Быел да "Яз кызы - Нәүрүзбикә" исеме астында милли уеннар, уен - көлке, җыр - биюләр, башка төрле ике командалы ярышлар, һәм әлбәттә инде тәмле кайнар коймаклар, тәмле чәйләр белән уздырылды әлеге матур, милли бәйрәмебез. Бәйрәмнән һәркем канәгать булып таралышты.