Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мәгълумәти күргәзмә "Рәхим ит, Рамазан! Ураза башланды..."

Рамазан - мөселман дөнҗясының көтеп алган изге ае. Бер ай буена Ислам диненә тугры булган, Ислам динен үз иткән мөселманнар ураза тоталар. Бәркәтә авыл китапханәсендә бу айга карата "Рәхим ит, Рамазан! Ураза башланды..."исеме астында мәгълумәти күргәзмә эшләде. Китапханәгә килүчеләр белән күргәзмәгә куелган дини китапларга күзәтү, әңгәмәләр уздырылды. Ураза тоту тәртипләре белән таныштырылды.