Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - музыкаль сәгать "Сәхнәдә - бәйрәм букеты!"

8 март - Халыкара хатын - кызлар көне. Бөтен кешелек дөньясы яратып, көтеп алган бәйрәм. Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Сәхнәдә - бәйрәм букеты" исемле әдәби - музыкаль сәгать уздырды.Бәйрәмне нәни кызчыкларның бәйгесе ачып җибәрде. Алар гаиләләре ярдәмендә төрле ярышларда катнаштылар. Аннан соң җырлар, биюләр,нәфис сүз белән бәйрәмне зурлар дәвам итте. Әлбәттә инде иә актив тамашачыларыбызга, үзешчән артистларыбызга  чәчәк букетлары, төрле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән барысы да кәнәгать булып яхшы кәеф белән таралыштылар.