Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Хәйрия акциясе "Җылы сүз, мәрхәмәтле эш белән" (Инвалидлар ункөнлеге)

Декабрь башында бөтен илебез белән инвалидлар декадасын билгеләп үтәбез. Бу кирәкле чарадан Бәркәтә авыл китапханәсе дә читтә калмый. Ункөнлектә генә түгел, ел буена аларга игътибар бирелә, хөрмәт һәм ихтирам күрсәтелә. Мәдәният йорты белән берлектә өйләренә барып бүләкләр тапшырыла. Үз аякларында йөри ала торганнарын мәдәният йортына чакырыла. Быелгы "Җылы сүз, мәрхәмәтле эш белән" хәйрия акциясендә дә китапханәгә йөри алмаучы инвалидларның өйләренә барып яңа басма журналлар һәм китаплар белән таныштырып, алар белән әңгәмәләр уздырылды, балалар кулы белән ясалган бүләкләрне тапшырып күңелләрен күрдек.