Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапханәгә сәяхәт "Матур китаплар һәм курчаклар өендә"

Бәркәтә авыл китапханәсе кунаклар кабул итте. "Кояшкай" балалар бакчасы балалары иде алар. Китапханәгә бик еш керсәләрдә китапханәче апалары аларга сөйләргә, күрсәтергә  әледән - әле матур рәсемле китапларны табып кына тора. Алай гынамы әле, әкият геройлары - курчаклар белән сөйләшергә дә өйрәтә. Бу юлы да бергәләп Шарль Перроның "Кызыл калфак", рус халык әкияте "Шалкан", Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен яңабаштан искә төшерделәр, геройларын кулларына тотып сөйләштереп тә  карадылар. Тәрбияче апалары белән бергәләп укыр өчен иң кызыклы китапларны да балалар үзләре сайлап алды.