Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби - музыкаль кичә "Яз һәм хатын - кыз" (Халыкара хатын - кызлар көненә)

Язның иң беренче бәйрәме булып 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне санала. Бу шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки тормышның, яшәешнең башы хатын - кыз бит. Бәркәтә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә авылдашларын әдәби музыкаль кичә  белән сөендерде. Гүзәл затларыбызны фойеда ук бәйрәм рухы каршы алды. Тәмле сый - нигъмәтләр, кайнар чәй белән сыйландылар.Җирле үзидарә рәисе бөтен хатын - кызларыбызны бәйрәм белән котлады. Авылның ветераннар советы рәисе юбиляр хатын - кызларыбызга бүләкләр тапшырды. алар да җавапсыз калмады, матур итеп теләкләр теләделәр, җырлап  җавап бирделәр. Гомумән, музыкаль котлаулар ир - егетләребездән күбрәк булды. Шулай ук чәчәк букетлары, башка бүләкләр дә алардан иде. Хәрби хезмәттә булган егетләребезнең гаиләләре дә читтә калмады бу бәйрәм көнне. Кыскасы, бәйрәм бик күңелле узды.