Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Борынгы әйберләр күргәзмәсе "Үткәннән бүгенгәчә..." (Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елына)

2023 ел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә. Яшь буынга халкыбызның элеккеге яшәешен күрсәтү, аңлата алу, аны мәңгеләштерү өлкән буынның төп бурычы булып тора. Мең тапкыр сөйләп аңлатканчы бер тапкыр күрсәтеп аңлату күпкә отышлырак. Ул һәркемнең хәтерендә ныграк кала, озак елларга саклана. Бәркәтә авылы китапханәсендә оештырылган "Үткәннән бүгенгәчә..." исемле борынгы тарихи әйберләр күргәзмәсе дә балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә битараф калдырмады. Аның каршында әңгәмәләр, сорау - җавап сәгатьләре оештырылды.