Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык сәгате "Үлемсез Сталинград сугышы"

1942 елның 17 июлендә немец гаскәрләре тиз арада Сталинградны басып алырга планлаштыралар. ләкин ниятләре барып чыкмый, Совет гаскәрләре чиксез батырлыклар күрсәтеп шәһәрне саклап калалар. 1943 елның 2 февралендә 200 көн һәм төннән соң, (моннан 80 ел элек) Сталинград азат ителеп кенә калмый, ә фашистларны үз ояларына таба куа башлауга зур этәргеч була."Үлемсез Сталинград сугышы!" дип исемләнгән батырлык сәгатендә өлкән сыйныф укучыларына шул хакта сөйләнелде, презентация күрсәтелде. Алар белән әңгәмә алып барылды