Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык сәгате "Zа нами Россия! Zа нами Москва!"

Илебездә шундый киеренке хәлләр барган вакытта яшь буынны, балаларыбызны Ватаныбызны яратырга, сакларга өйтәтү һәммәбезнең -  әти - әниләрнең, укытучыларның, китапханәче - мәдәният хезмәткәрләренең уртак бурычы. Үзебезнең киләчәгебезне сакларга киткән, хәрби хезмәткә алынган ир - егетләребезгә хөрмәт йөзеннән дә без боларны эшләргә тиеш. Бәркәтә авылы китапханәсе "Zа нами Россия! Zа нами Москва!" исемле батырлык дәресе уздырды. Өлкән сыйныф укучыларына шул исемдәге китап киштәсе тәгъдим ителде. Кыскача гына илебездә барган бүгенге көн мәгълүматлары белән танышканнан соң китапханәче аларга егерменче гасырның 60 елларында булган бер вакыйганы сөйләде. 49 көн буена Тын океан кочагында йөзгән дүрт совет морягы турында иде ул. Укучылар тын да алмый тыңладылар. Китапханәче "Ватанга тугрылык, ярату шундый була аламы?" дигән сорауны бирде. Я. Шафиковның "Кто водрузил Знамя Победы над Рейстагом..." китабыннан өзекләр укып бу сорауга төгәл җавапны таптылар. Нәкъ шундый була да икән.