Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Информация сәгате "Тагын коррупция (ришвәтчелек) турында!"

Коррупция, ягъни ришвәтчелек безнең арабызга көннән - көн ныграк үтеп керә. Хәзерге буын балалары кечкенәдән үк аның белән таныша, һәр җирдә танышлык кирәген, бөтен нәрсәне акча хәл иткәнен үз күзләре белән күреп үсәләр. Һәр мәгълүмат чарасы шул турыда яза, күрсәтә. Ришвәт бирү тормышта иң җайлы нәрсә булмаганын аңлату безнең бурычыбыз. Бәркәтә авыл китапханәсе урта сыйныф укучылары белән "Тагын коррупция (ришвәтчелек) турында исемле информация сәгате уздырды. Ул сорау - җавап рәвешендә барды. Башта китапханәче укучыларга сораулар биреп аларның фикерләрен тыңлады. Аннан соң укучылар анарга сораулар бирделәр. Тормыштан алынган вакыйгалар белән тулыландырылган җаваплар алдылар.