Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Кисәтү дәресе "СПИД - 21 гасыр афәте!"

Җир шарында бүгенге көндә 40 миллион кеше СПИД дигән куркыныч авыру белән авырый икән. Иртәгәге көн өчен беребез дә җавап бирә алмый. Шуның өчен яшьләребезне алдан ук кисәтеп, бу начар авыруга каршы торырга өйрәтергә, аның турында күбрәк аңлатырга тиешбез. Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергәләп "СПИД - 21 гасыр афәте!" исемле кисәтү дәресе уздырды. Яшьләр белән СПИД турында әңгәмә, китаплардан мисаллар китереп фикер алышу булды. Бөтен дөньяда шан - шөһрәт казанган балет артисты Рудольф Нуриев турында язылган Рабит Батулланың "Бию җене кагылган егет" китабыннан кайбер мизгелләрне уку яшьләрдә аеруча төрле фикерләр уятты.