Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мәрхәмәтлелек сәгате"( Вам дарим доброту и радость”) "Сезгә шатлык һәм изгелек бүләк итәбез"

Бәркәтә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Сезгә шатлык һәм изгелек бүләк итәбез исемле мәрхәмәтлелек сәгате уздырды. Үз аякларында йөрүче биш инвалид рзхзтләнеп уйнап, күңел ачып, чәй табыны артында сөйләшеп, фикер алышып утырдылар. Алар өчен төрле төсле журнал һәм китаплардан күргәзмә, оста - класс уздыру, буяу өчен гипс фигуралары, төсле кәгазьләрдән төрле әйберләр ясау мөмкинлекләре тудырылган иде. Әлбәттә инде бүләкләрсез дә калмадылар. Үзләре буяган татар милли уенчыкларын өйләренә алып киттеләр.