Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Викторина "Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы"

Татарстан Республикасы Конституциясен игълан итүгә 30 ел тулды.Шул уңай белән Бәркәтә авылы китапханәсе урта сыйныф укучылары белән бергәләп "Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы!" исеме астында викторина уздырды. Китапханәче аңлаешлы булсын өчен баштан  Конституциянең башлангыч чоры белән таныштырды, аннан соң викторина сорауларын бирде. Сораулар җиңел түгел иде, шулай булса да  укучылар тырыштылар. Аңлашылмаган сорауларга бергәләшеп җавап таптылар. Дәрес файдалы булып узып китте.