Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция "Үлемсез полк!" (Бессмертный полк)

Бөек Ватан сугышында башларын салган, җиңү яулап өйләренә кайта алган, бүген инде бакыйлыкка күчкән бабайларыбыз, әбиләребез портретларын югары күтәреп урамнар буйлап атлау матур бер гадәткә керде. Аны без "Үлемсез полк" дип атадык. Бәркәтә авыл китапханәсе дә бу акциядә бик актив катнашты. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының портрет - фотоларын табарга, ясарга ярдәм итте. Китапханәче үзе дә иң алгы сафта барды. 100 гә якын кеше туганнарының портретларын күтәреп авылның зур урамы аша узып мәңгелек ут янына тукталды.