Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Фольклорлы уенлы бәйрәм "Ач, ишегең, керәбез. Нәүрүз әйтә киләбез!"

21 март көнне бик матур бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме көне. Бу көнне көн белән - төн тигезләшә. Яңа ел, яңа көн туа. Кыш белән яз тартыша. Бәркәтә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә бик матур итеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрде. "Ач, ишегең, керәбез. Нәүрүз әйтә киләбез!" дип аталды ул. Фойе бик матур итеп бизәлде. Чәй табыны көйләнде, боткалар пешерелде. Һәрбер килгән кунакның әйтер сүзе, теләге табылды. Кайсылары җыр, шигырь юллары аша белдерде. Балалар бакчасы балалары шигырьләр сөйләп күрсәтте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә биеп тә, тапкырлыкта да көч сынаштылар, тик яз барыбер җиңде.Табын артында дога да укылды, ил - көннәребезгә тынычлык теләп дога да кылдык. Күмәк җыр, биюләр белән өч сәгать вакыт сизелми дә узып китте. Бөтенесе дә канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.