Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Парламент дәрес "Минем хокукларым һәм бурычларым"

Бәркәтә авыл мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Бәркәтә авыл китапханәчесен, озак еллар авыл җирле үзидарә депутатын "Минем хокукларым һәм бурычларым" исемле парламент дәрескә чакырдылар. Депутат үзенең эшчәнлеге, сайлаучылары наказларын ничек үтәве белән таныштырды.  Укытучы балаларга аларның хокуклары һәм бурычларын аңлатты. Сорауларга җаваплар бирделәр. Дәрес кызыклы һәм файдалы узды.