Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бөтенроссия Акциясе "Җиңү тәрәзәләре" (Всероссийская Акция "Окна Победы")

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы. Миллионнарча корбаннар хисабына яулап алынган әлеге җиңү беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Бәркәтә авыл китапханәсе "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия Акциясенә кушылды. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә шәхси өй тәрәзәләренә, учреждение тәрәзәләренә бөек Җиңүне чагылдырган сурәтләр ясадылар.Теләгән кеше тәрәзәләр янына басып фотоларга төште. Авыл буенча Акциядә барлыгы 6 учреждение, 15 шәхси йорт катнашты.