Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Шигырь укучылар бәйгесе "Ак чәчәк аткан иҗат!" (Хәсән Туфанның тууына 120 ел)

Яраткан язучыбыз Хәсән ага Туфанның тууына 120 ел. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе үз укучылары арасында "Ак чәчәк аткан иҗат!" исемле шигырь укучылар бәйгесе игълан итте. Хәсән Туфанның иҗатын барыбыз да ярата. Аның шигырьләренә язылган җырларны барлык татар дөньясы яратып тыңлый һәм җырлый. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга теләүчеләр инде инстаграм аккаунтында үзләренең осталыкларын күрсәтә дә башладылар. Бәйге нәтиҗәләре 19 декабрьдә билгеле булачак. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләр көтә.