Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә - киштә "Бирегез мәйдан!" (Фәүзия Бәйрәмовага 70 яшь)

Фәүзия Бәйрәмова дигәч безнең күз алдыбызга ак яулыгын бөркәнгән бәләкәй генә ханым килеп баса. Ләкин шушы бәләкәй гәүдә эченә нинди олы йөрәк яшерелгәнен инде күпләр белә. Укучылар аның иҗаты һәм тормыш юлы белән 80 нче еллар азагында таныша башлады. 90 елларда Фәүзия ханым үзенең ныклы характерын һәм чын татарлыгын күрсәтте.Бүген дә ул көрәшнең алгы сафында. Үзенең иҗаты белән бөтен татар дөньясын куандырып яши. Илебезнең генә түгел инде чит илдәге татарлар язмышын да өйрәнеп китап укучыларга җиткереп бара. Бәркәтә авыл китапханәсендә дә аның китаплары көтелгән кунак. Фәүзия Бәйрәмовага 70 яшь тулган көннәрдә аның иҗатына күзәтүләр уздырылды, әңгәмәләр үткәрелде. Гомумән яратабыз сезне Фәүзия апа.