Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Онлайн - хәтер сәгате "Хаксызга онытылган талант" (Афзал Таһиров тормышы һәм иҗаты буенча)

Язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһировның тууына 130 ел. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе инстаграмм челтәре буенча онлайн - хәтер сәгате уздырды.Ул "Хаксызга онытылган талант!" дип аталды. Вакытында халык бәхете өчен көрәшеп йөргән, бик күп әсәрләр авторы талантлы язучының гомере нәхакка киселгән. халык дошманы дип атып үтерелгән. Безнең китапханәләребез алар турында хатирәләрне ныклап саклый. Халыкка җиткерү өстендә һәрвакыт эш алып бара. Хәтер сәгатен бик күп кеше карады һәм тыңлады. Ул уңай бәхәсләр, тәгъдимнәр тудырды.