Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - дәрес (беседа - урок) "Коррупция һәм аңарга каршы законлы көрәш әмәлләре" "(Коррупция и правовые методы борьбы с ней."

Коррупция көннән - көн тормышыбызга ныграк үтеп керә бара. Тормыш алга барган саен яңа яшәү шартлары барлыкка килә. Бу исә һәркемне кызыктырырлык байлык, акча проблемаларын китереп чыгара. Шулай итеп коррупция барлыкка килә. Аның белән көрәш юллары да төрлеләнә, яңа законнар кабул ителә. Бәркәтә авыл китапханәсенә җыелган яшьләр дә шул турыда сөйләштеләр.Әңгәмә - дәрес "Коррупция һәм аңарга каршы законлы көрәш әмәлләре"  дип аталды. Китапханәче сүз башында дәреснең максатын аңлатты. Аннан соң китапханәдә булган китапларны, шулай ук интернеттан алынган мәгълүматларны кулланып фикер алырга, әңгәмәгә чакырды. Кыскача гына күрсәтелгән презентация дә ярдәм итте. "Ничек коррупция корбаны булмаска?" (Как не стать жертвой коррупции?) дип аталды ул.  Тормыштан мисаллар китереп, әңгәмә - дәрес бик җанлы узды.