Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Гаилә бәйрәме "Хатын - кыз дөньясы - мәхәббәт белән матур!"

5 март көнне китапханә тагын кунаклар җыйды, бу юлы бергәләп «Хатын – кыз дөньясы – мәхәббәт белән матур!» («Любовью женский мир прекрасен!») исемле гаилә бәйрәме уздырыр өчен. «Безнең кызлар…» дип исемләнгән хатын - кыз шагыйрәләр шигырьләреннән торган китап киштәсе әзерләнгән иде.Бәйрәмне китапханәче шул матур шигырь юллары белән башлап җибәрде. Аннан сон ир - атлар китаплардагы матур шигырьләрне үз парларына атап укыдылар. Бергәләп беренче очрашкан көннәрне искә алдык. Ирләр хатыннарының бөтен "каприз"ларын үтәделәр: төрледән - төрле салатлар ясадылар,(хатыннары дигустация ясады), бәйләделәр, чиктеләр,йомгак чорнадылар, җырладылар, биеделәр. Бергәләп пазл - рәсемнәр төзүдә ярыштык,гаилә фотосы өчен матур бизәкле рамнар ясадык. Гаилә архивыннан кызыклы хәлләр чәй һәм бәлеш табыны артында да тынмады.Соңыннан ир - егетләребез исәнлек - саулык, озын гомер һәм гаиләдә бәхет, тынычлык теләп хатын - кызларыбызга алъяпкычлар бүләк иттеләр. Өч сәгать вакыт сизелми дә узып китте. Гаиләләр шат күңел, яхшы кәеф һәм истәлеккә видеоязмалар белән өйләренә таралыштылар.