Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Түгәрәк өстәл янында очрашу "Дембель альбомы ниләр сөйли...!?"

Бер утыру - бер гомер, - ди безнең татар халкы. Бәркәтә авыл китапханәсе дә шундый очрашу оештырды. Китапханәче берничә көн алдан, төрле елларда Армия сафларында хезмәт иткән авылдаш ир - егетләр белән элемтәгә кереп "Дембель альбомы ниләр сөйли...!? исемле түгәрәк өстәл янында очрашу уздырырга теләге барлыгын белдерде. Афиша аша да игълан ителде. Россия эчендә генә түгел, ә чит илләрдә дә  төрле частьларда хезмәт иткән ир - егетләр китапханәгә җыелды. Алар үзләре белән дембель альбомнарын да алып килгән иделәр.  Альбомдагы һәр фото хатирәләр артыннан хатирәләрне яңартты. Армия тормышыннан кызыклы хәлләр, хезмәттәге беренче көннәр, хат язу, күн итек чистарту ярышлары, "служаклар" берсе дә калмады. Әле китапханәче әзерләгән викторина сорауларына да җаваплар бирделәр, "строевой" җырларын да искә төшерделәр. Әңгәмә чәй табыны артында да тынмады. Элеккеге солдатлар видеоязмаларны үзләре белән истәлеккә дә алдылар. Ике сәгать вакыт сизелми дә узып китте. Зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.