Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Шигырь укучылар бәйгесе "Ак чәчәк аткан иҗат!" (Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулуга карата)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

9 декабрь көнне күренекле татар классик язучысы Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулды. Аның иҗаты татар халкы өчен бик кадерле һәм яраткан иҗат. Әле бала вакытта ук радио аша аның сүзләренә язылган матур, сагышлы җырларны тыңлап үстек. Китапханәләрдә аның шигырьләрен укыдык.  Бик соң, дистә еллар узгач кына аның авыр, фаҗигале тормышы турында, бик куркыныч тамга "халык дошманы" исемен күтәргәнен белдек. Шулай булса да ул үзендә язарлык көч тапкан һәм шундый матур шигырьләр иҗат иткән. Хәзерге заман буыны да шундый шәхесләрне онытмасыннар өчен Бәркәтә авыл китапханәсе Хәсән Туфан шигырьләрен уку бәйгесе уздыруы бурында хәбәр итә. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Вакыты 9 - 19 декабрьгә кадәр. Видеоны Сөләйманова вацабына җибәрергә. Беркем дә бүләксез калмаячак. Катнашыгыз һәм үзегезгә яңа елга бүләк ясагыз.