Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Песиләр мәҗлесе "Мырр - Мяу патшалыгында!" (Бөтендөнья песиләр көненә)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

О - о, яз исе килә! Димәк бәйрәм якынлаша. Әй, 8 мартка  әле ерак. Ә кем сиңа 8 март диде? Беләсең килсә, яз Бөтендөнья песиләр көненнән башлана. Андый бәйрәм бармыни? Ничек кенә әле, Бәркәтә авыл китапханәсе аны дүртенче ел уздыра инде.Шулаймыни? Ә безгә килергә мөмкинме? Мөмкин генә түгел, ә кирәк! 1 март көнне сәгать 11гә бөтен гаиләгез белән килегез. "Мырр - Мяу патшалыгында!" исемле песиләр мәҗлесе уздырачакбыз. Үзегез белән дүрт аяклы дусларыгызны да алып килсәгез була. Песиләрнеме? Әйе инде... Алайса, очрашканга кадәр!