Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Фольклор эскәмиясе "Милләтемнең күңел энҗеләре" (Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Фольклор ул безнең сәнгтебезнең аерылгысыз бер өлеше. Аны халык үзе иҗат итә. Нәкъ шуның өчен дә ул безгә бик кадерле.Бик озак еллар дәвамында татар халкының танылган язучысы Нәкый Исәнбәт үз милләтенең рухи мирасын, тел - әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкарләрен, фольклорын җыю - барлау өлкәсендә армый - талмый эшләгән галим - энциклопедист. Шушы көннәрдә аның тууына 120 ел була. Шул уңайдан Бәркәтә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп "Милләтемнең күңел энҗеләре" дип исемләнгән фольклор эскәмиясе уздыра. Безнең чарага гаиләләрегез белән килегез. Бөтен серләрне ачып бетерәсе килми, шулай да "эскәмиядә" бик күңелле булачак. Сезне 24 декабрь 11.40 та китапханәбездә көтәбез.