Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция “Сугыш турында укылган китап – ветеранга синең бүләгең”.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Хөрмәтле авылдашлар. Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә, Бәркәтә авыл китапханәсе сезне “Сугыш турында укылган китап – ветеранга синең бүләгең”.(Прочитанная книга о войне – твой подарок ветерану)  исемле Акциядә катнашырга чакыра. Акция 1майдан – 31 майга кадәр дәвам итә. Елдан ел сугыш афәтен кичергән ветераннарыбызның, сугыш чоры балаларының - тере шаһитларның сафлары сирәгәя бара.  Ләкин, киләчәк буын 27 миллион корбаннар хакына яулап алынган азатлыкны онытырга тиеш түгел. Бу хакта сезгә китаплар сөйләр, аларның хәтере мәңгелек. Килегез китапханәгә, танышыгыз китаплар белән. Сез укыган бер китап, искә алу, үлгәннәр рухына дога булып барыр.