Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Сәяхәт - уен "Әкият иленә сәяхәт" (Татар дәүләт "Әкият" курчак театрының 90 еллыгына)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Кадерле кечкенә дуслар, әтиләр, әниләр, бабайлар, әбиләр, апалар,абыйлар. Сезгә бик тә мөһим бер сорау бирәсебез килә - сез әкият яратасызмы? Ә курчак белән уйнап караганыгыз юкмы? Һичшиксез үзегезне сынап карагыз! Оо, ул бит бербөтен сәнгать дөньясы! Бигрәк тә курчак театрында. Ә Татарстан дәүләт курчак театры ул аерым бер дөнья, анда үзеңнең сирәк очрый торган сәләтеңне ачарга мөмкинлек туа. Нигә соң әле "Әкият"не искә төшердегез дисезме? Ә менә ни өчен. Чөнки тиздән ул оешуының 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәркәтә авыл китапханәсе һәм анда эшләп килүче "Сөенче" балалар курчак театры да котлауларга кушылып30 декабрь 11 сәгать 00 минутта "Әкият иленә сәяхәт" исемле сәяхәт - уен үткәрә.Сезне тылсымнар, сюрпризлар, әкияти бүләкләр һәм... көтә. Килегез, без сезне бик көтеп калабыз.