Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе ""Динебез - Исламны зурлап..."

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Хөрмәтле китап укучыларыбыз, сез инде беләсез, әле күптән түгел генә бик зур вакыйганы - Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Бу тарихи вакыйга буенча бик күп кенә республика күләмендә дә, район күләмендә дә чаралар узды.Бәркәтә авыл китапханәсе дә бу чаралардан читтә калмады. Төрледән - төрле чаралар уздырды. Ләкин иң кызыклысы әле алда: ул 24 май сәгать 10 да булачак "Динебез - Исламны зурлап..." исемле бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе. Яшь арасы чикләнмәгән. Сезне авыл китапханәсендә бик көтеп калабыз. Килегез, үзебезнең яраткан динебезне данлыйк һәм зурлыйк!.