Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Виртуаль күргәзмә "Сугыш турында китаплар укыйбыз"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Игътибар! Яңалык! Бәркәтә авыл китапханәсе үзенең укучыларына виртуаль рәвештә сугыш турында китаплар белән танышырга мөмкинлек тудыра. Бөек Ватан сугышы турында язылган китаплар китапханәдә аерым бер урынны алып торалар. Алар күп укыла, кирәклеләр һәм бик күп нәрсәгә өйрәтә алырга сәләтлеләр. Нәкъ менә шуның өчен дә 1 майдан алып 10 майга кадәр "Сугыш турында китаплар укыйбыз" виртуаль күргәзмәсе уйлап табылды. Әлеге китаплар белән өйдән чыкмыйча гына да танышырга була. Әгәр инде берәресен укып та карыйсыгыз килсә рәхәтләнеп телефон аша соратып ала аласыз. Китапханәче китапны көндез 9 сәгатьтән 13 сәгатькә, кич 19 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр өегезгә үк китереп бирәчәк. Танышыгыз, оялмагыз! Без сезнең шалтыратуларыгызны көтәбез.