Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция "Җиңү тәрәзәләре"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Хөрмәтле дуслар: өлкәннәр һәм балалар. Безнең өчен иң кадерле булган бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Бәркәтә авыл китапханәсе бу уңай белән төрле чаралар әзерли һәм илебез күләмендә уздырыла торган төрле бәйге, акцияләрдә катнаша. Шул акцияләрнең берсе "Җиңү тәрәзәләре". Сезне дә бу батырларны искә алу акциясендә актив катнашырга чакырабыз. Үзегез яши торган өй тәрәзәләрен, эш урыннарыгыздагы бина тәрәзәләрегезне матур итеп Җиңү тантанасын чагылдырган рәсемнәр белән бизәсәгез, сугыш корбаннарын искә алу булыр иде. Акция 1 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Иң матур һәм эчтәлекле рәсемле тәрәзәләр бүләккә лаек булачак. Үзегезнең өлешегезне кертеп калырга ашыгыгыз.