Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби кичә "Татар теле – туган телем, киләчәгем, шатлык гөлем!

21 февраль - Халыкара туган тел көне.  

Дөньяда нинди генә милләт кешеләре юк. Шуңа бәйле һәр милләтнең үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз йолалары. Һәр милләт кешесе үз телен хөрмәтли, тирәнтен өйрәнә.Ә безнең туган телебез – татар теле, зур  тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Тел аралашу чарасы гына түгел, ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Әлеге  бәйрәм уңаеннан мәктәп күләмендә    әдәби кичә  оештырылды. Укучыларыбыз ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне шигырьләр аша белдерделәр, туган телне ничек яратуларын берсеннән – берсе бай эчтәлекле шигъри юллар белән дәлилләделәр. Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тарих. Туган телебезне, туган җиребезне хөрмәт итик, онытмыйк. Укучыларыбыз Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үссеннәр дигән теләктә калдык.