Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Китапханә турында

Туймәт авылы

китапханәсе һәм китапханәчеләре турында язма.

          Совет власте елларыннан соң Туймәт авылында да халыкка хезмәт күрсәтүдә "Изба читальный"лар эшли башлый. Түбәндәге мәгълүматләргә карасаң, иң беренче "Изба читальный" мөдире булып Шәрифуллин Вәлиахмәт эшли. Ул 1895 нче елгы. Аның эшләү дәверенә 1938-1943 нче еллар туры килә. Кызы Рәисә апа сүзләренә караганда, ул җор телле, алдынгы фикерле кеше булган. Рәисә апа, шулай ук, ул өйнең, бала вакытта идәннәрен юып йөргәнлекләрен, анда өстәл-скамьялар барлыгы турында, кич белән халыкның күп булуы, төрле хәлләр сөйләрүләре турында сөйли. Алар семьяда 6 бала үскәннәр.

   Шәрифуллин Шәйхетдин Шәһимәрдән улы 1916 нче елда туа. Белеме − 4 класс. Сугыштан инвалид (бер аягын югалта) булып кайта. Бу 1942 нче елның сентябре була.

   Шәйхетдин абый 1943 нче елдан "Изба читальный" мөдире (клуб белән берлектә) булып эшли башлый. Аны эшкә Отдел Культура директоры Закиров Нуриман (Бәркәтәавылы) ала. Аңа бигрәк тә укытучылар ярдәм итә. Укытучы Магизова Рәисә төп юнәлешләр биреп тора. Алар сугыш вакытында агит-масса эшләре алып баралар. Төрле кичәләр өештыралар, көнне-төнне белми халыкка хезмәт итәләр. Шәйхетдин абый 1950 нче елга хәтле эшли. Шул ук елны Шәйхетдин абыйның энесе Шәмсетдин армиядән кайта. Ул 1926 нче елны туган. Белеме − 9 класс. Армиядә полковой разведчик булып хезмәт итә.

   Яшь, көчле энергияле, белемле, оештыру сәләтенең зур икәнлеген күреп аны "Ибза читальный" мөдире итеп куялар. Ул 300 ләп экземпляр китап кабул итеп ала. Эшләү дәверендә 600 гә хәтле китап туплый. Радиоприемниклары була. Китап укучылар күп булган, отчет-планнар төзегәннәр. Газета-журналлар белән эш иткәннәр. Театр, спектакльләр куйганнар.

   Шәмсетдин абзый шуның берсен генә искә төшереп үтә. 1953 нче ел. Районда смотр-конкурс бара. Театрда уйнаучылар төрле һөнәр кешеләре. Сибгат Фасхутдинов − тимерче, Иван көтүче, (элмәленеке, оста биюче), Ихтисамов Касыйм − колхозчы, шулай ук оста биюче, Гакилә Лашманныкы − укытучы, Бибинур − Түбән Кәминкәнеке − укытучы төп рольләрне башкаралар. Беренче урынны алалар. Диплом белән бүләкләнәләр. Шәмсетдин абый үзләренең эшләгән чорларын кызык, мавыктыргыч итеп сөйли. Аның аек тирән фикер йөретүенә, дөньяга карашының үзенчәлекле булуына исең китәрлек. Ул 1954 елга хәтле эшли. Аннан аны партия органнарына эшкә алалар.

   Эшкә Нуруллин Йосыф Ибраһим килә. Туган елы − 1932 елның 1 нче сентябре. Белеме − 10 класс. 1952 елны Лашман урта мәктәбен тәмамлый. 1954 елның 3 нче апрелендә аны "Изба читальный" мөдире итеп отдел директоры Марков Иван Семенович кабул итә. Барлыгы 650 ләп экземпляр китап була. Эшләү чорында китаплар саны 1600 хәтле җитә. Халык арасында агит-масса эшләре алып баралар, төрле кичәләр оештыралар. Театрлар куялар, лозунглар язалар. Гомумән бөтен эштә дә катнашалар, хәтта "Изба читальный" мөдире бер сыердан күпме көнлек савымны да белергә тиеш була.

   1958 нче елда "Изба читальный" клубтан аерыла һәм китапханә булып оештырыла. Мөдире итеп 10 класс тәмамлаган Галиева Фатыйма Бари кызы билгеләнә. Ул 1940 нчы елда туган. Лашман урта мәктәбендә укыган. 1958 нче елда китапханә мөдире итеп Правилов эшкә ала. Фатыйма апа Елабуга Культура училищесына читтән торып укырга керә, ләкин төрле сәбәпләр аркасында тәмамлый алмый.

   Ул үзенең эш елларында халык арасында төрле агит-масса эшләре алып бара. Отчет-планнар, лозунглар яза. Агитпунктлар оештыра. Кыр станнарында "бюллетеннар", газеталар чыгара. Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 9 бала үстерә. Бөтенесе дә диярлек югары уку йортларында укыган. 1990 елда лаеклы ялга китә. Ул фондка 5 меңнән артык китап туплап калдыра.

   1990 нчы елда Армия сафларыннан кайткан Сагиров Рәмил Назыйм улын китапханәләр буенча директор Вера Ивановна Морозова эшкә ала. Ул китапханәдә 1992 елга хәтле эшли.    

   1992 елның июнь аеннан китапханәдә мин − Галимова Наҗия Мөхәррәм кызы эшли башладым. Эшкә китапханә директоры Морозова Вера Ивановна алды. 1993-1996 елларда Алабуга Культура училищесын читтән торып тәмамладым. Елдан ел китап фонды күбрәк туплана бара. Төрле кичәләр үткәрелә, күргәзмәләр ясала. Мәсәлән, "Туган як", "Экология", "Дин һәм вөҗдан иреге", "Халкыбызның фольклоры" һ.б. газет-журналлардан төрле темаларга төзелә. Бүгенгесе көндә фондта 7400 дән артык китап бар. Һәрбер ел нинди дә булса исем белән билгеләнә. Мәсәлән, 2001 − ел" Яшьләр елы", 2002 − ел "Гаилә елы", 2003 − ел "Инвалитлар елы", 2007 − ел "Хәйрия елы", 2008 − ел "Гаилә елы", 2009 − ел "Чехов елы", 2010 − ел "Укытучылар елы", 2011 − ел Россиядә "Космонавтлар елы", Татарстанда "Тукай елы", 2012 − ел Россиядә "Русия тарихы елы", Татарстанда "Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасы елы" 2013 – ел Татарстанда “Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы”, 2014 –  “Әдәбият һәм сәнгать елы”, 2015 – ел Россиядә “Әдәбият”, Татарстанда “Парк һәм скверлар” елы дип игълан ителгән иде. Шул максаттан китапханәдә зур эшләр башкарылды. Төрле күргәзмәләр, тематик полкалар, күргәзмә стендлар, түгәрәк өстәлләр, шигьри сәгатьләр, әдәби музыкаль композицияләр, информацион сәгатьләр, язучыларны искә алу көннәре, обзор – әңгәмәләр үткәрелде. Мәсәлән, “Китап – гаҗәеп бер могҗиза”, “Китап белән дөньяны ачам», «Китапны җаныгыз белән яратыгыз”, “Иң бөек бәхет – гыйлем”, “Уку – тәҗрибә туплау ул” “Китап – белем чишмәсе”, “Яхшы китап йолдыздан да яктырак яна”, “Мин китап укырга яратам”, “Кичә укыган идем”, “Газета – журналлар – 2015: Иң кызыклылары”, “Тукайлы халык – бәхетле халык” ( Г.Тукай), “Җырым белән җиңдем дошманны” ( М. Җәлил), “Аның каләме мәхәббәт белән сулый” (И. Юзеев), “Автор үзенең геройларына гашыйк” (К. Кәрим), “Чорлар кайтавазы” (Җ. Дәрзаман), “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” (Г. Исхакый), “Тайна сия велика есть»  (А.П.Чехов), “Ум и дела твои бессмертны в памяти русской...” (А.С.Грибоедов), “Он пел и славил Русь святую”, “Мелодии её души”(А.Ахматова). “Гениальный поэт всегда народен и современен” (С.А.Есенин). һ. б.

“Онытылган китаплар” - атналыгы “Китап бит ул гаҗәеп бер хәзинә”.

Акция – «Кешеләргә шатлык – яхшы китап бүләк итегез”, “Үзең укы – башкаларга бүләк ит һәм китапханә тарихына языл”. “Добро по кругу”.

Бөек Җиңүнең – 70 еллыгы.

Илкүләм зур бәйрәм үткәрелде. “Билгесез солдат” һәйкәле яңабаштан

“Без театрлы халык” – театр көне.

“Утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыңа” – көлү көне.

“Матурлык күзне иркәли” – Парк һәм скверлар елы.

“Татар халкының моңлы сандугачы” – И. Шакировка 80 яшь.

“Тормышта елмаерга өйрәнегез” – аралашу сәгате.

“Тормыш ул хәрәкәт, үзеңә тормыш бүләк ит” – спорт.

Туган як турында:

“Таң шикелле якты туган илем, Бәхет биргән җирем Татарстан” – күргәзмә.

“Вакытлар бәйләнеше”, “Татарстан кичә, бүген” – обзор.

“Йөрәккә якын урыннар” – тарихи сәгать.

“Туган җирем минем горурлыгым” – Республика көне. (кичә).

“Нурлы төбәгем минем” (“Мой прекрасный район”) – районга 85 ел. –күргәзмә –әңгәмә.

 Ясәви Шәмсетдиновның Туймәт турында икенче китабын тәкъдир итү

кичәсе үткәрелде.”Дәверләр һәм кешеләр” (беренчесе) -  “Туймәтем – туган ягым”. Төрле урыннардан мәртәбәле кунаклар кайткан иде. Кичә оешкан төстә, җылы, үзара дустанә рәвештә үтте.

“Имәннәрнең тамыры тирән”- Социалистик Хезмәт Герое Гиматдинов Габбас Кыям улының 90 яшьлегенә карата түгәрәк өстәл оештырылды.

“Үз телеңне яхшы белү, аны саклау, үстерергә омтылу – милли рухлы һәр татар кешесенең изге бурысы” – түгәрәк өстәл.

 2016 – ел “Россиядә Кино елы”, ”, Россиядә - Греция елы, Грециядә -“Россия елы” ,  Татарстанда -“Заповедниклар һәм Волга белән Кама сусаклагычлары елы”- дип игълан ителде.

Муса Җәлилнең тууына – 110 ел тулу уңаеннан күргәзмәләр, әңгәмәләр, төрле кичәләр.  Мәсәлән, “Җиңелүне белмәс Җәлил кебек,

Без яшәүгә хөкем ителгән!.. – әдәби музыкаль кичә, “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” – шигъри сәгатьләр, “Татарны дөньяга таныткан шагыйрь” балалар өчен үткәрелде. 

Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Бөтен җиһан даһиның олуг бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. “Апрель җитсә, исемеңне Җырына куша тургай” – күргәзмә, “Без - Тукайлы халык” - шигърият кичәсе, “Тукай безнең йөрәкләрдә” – “Ак калфак” оешмасы хатын – кызлары белән уздырылган кичә, “Тукай - милләтебезнең кадерле заты” – әдәби – музыкаль кичә. Бу чарада Тукай шигырьләре, әкиятләре “түрдә” булды.

Бөек Җиңүгә 71 ел. “Тыныч көннәр өчен мең рәхмәт” – әдәби музыкаль кичә, “Бөек Җиңүне язлар алып килде” – күргәзмә, Җиңү безгә җиңел бирелмәде – Хак бәясен һәрчак хәтерлик!.. – түгәрәк өстәл, Яу кырында башын мәңгегә салган, сугыштан яралар белән кайткан, илебезгә Җиңү китергән кешеләрне барлар һәм онытмас өчен, авылда “Үлемсез полк” – акциясе оештырылды.

 Шул эшләү дәверендә күп кенә мактау кәгазләренә лаек булдым. 2004 елда "Габдерәхим Утыз Имәни" премиясе бирелде. 2011 елда район үзәгендәге Мактау тактасына фото - рәсемем куелды.