Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Познавательный час "Не сломай свою судьбу"

27 ноябрь көнне Туймәт авылы китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш уңаеннан 8-9 сыйныф укучылары өчен "Үз язмышыңны сындырма" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Чара барышында китапханәче егетләр һәм кызлар белән ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнлеге, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ йогышы юллары һәм йогышлау мөмкинлекләре, профилактика чаралары турында сөйләде.