Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

"Йөрәктән - йөрәккә", "Без сезне яратабыз, без сезнең белән янәшә"

         Инвалидлар ункөнлеге бара. Районда 1824 инвалид исәпләнә. Авыр хәлдә калган авылдашларыбызны игътибарсыз калдырмыйсы иде. Бигрәк тә урын өстендәге, я урамга чыгып йөри алмаучы, дүрт стена арасында яшәүче инвалидларга кайвакыт кем беләндер бер сөйләшеп утыру, аралашу да җитә. Андый язмышка дучар булучыларга бераз ярдәм итә алуыбызга сөенәбез. Шул максат белән, җирле үзидарә рәисе, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә,  инвалидларның хәлен белү көне үткәрдек. Аларга бүләкләр, китапханәдән, китап - журналлар һәм күчтәнәчләр тапшырдык. Күңелләре булып, рәхмәт әйтеп, тагын да килүләребезне теләп калдылар. Китапханәдә оештырылган "Без сезнең белән янәшә" - китап күргәзмәсе дә күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.