Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби кичә "Зур шәхес Нәкый Исәнбәт язучы,галим, фолҗклорчы"

23 нче декабрь көнне 14:00 сәгаттә, Туймәт авылы китапханәсендә, 7 нче сыйныф укучылары белән татар әдәбияты классигы, драматург, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.Укучылар Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштылар. Кичә барышында укучылар тарафыннан Н.Исәнбәтнең шигырьләрен укыдылар, татар халык мәкальләре турында язылган китапларын зур кызыксыну белән укыдылар.Оештырылган чара җылы һәм ошкан төстә үтте.