Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Күргәзмә,түгәрәк өстәл "Илебезнең көче- бердәмлектә"

3 нче ноябрь 16:00 сәгаьтә, Туймәт авылы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә карата , Авыл яшьләре өчен "Илебезнең көче- бердәмлектә"дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе,түгәрәк өстәл үткәрелде.Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа.Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәтле һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.Балалар әле темага кагышлы файдалы һәм кызыклы сораулар бирештеләр, рәсемнәр ясадылар.