Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

"Тынычлык һәм дуслык кадерле" толерантлык дәресе

Иске Кади авылы китапханәсе балаларны толерантлык рухында, башка кешеләрнең хокукларын һәм иреген хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбияләү максатыннан 2 сентябрь 12.00 сәгатьтә  башлангыч сыйныф укучылары белән мәктәптә  “Тынычлык һәм дуслык кадерле” толерантлык дәресе уздырылды.Дәрестә “Көч биргән дә безгә чын дуслык” китаплар күргәзмәсе, дуслык һәм тынычлык турында әйтемнәр, мәкальләр, викторина , электрон презентация тәкъдим ителде.Укучылар белән игелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, милләтләр дуслыгы, сабырлык төшенчәләрен ничек аңлаулары турында дәрескә нәтиҗә ясалды. Дәресебез  Ә.Ерикәйнең “Дуслык турындагы җыры” белән тәмамланды:

Үстергән дә безне-чын дуслык,

Көч биргән дә безгә- чын дуслык, 

Дуслык булса яшәү гомергә

Бөтен җир шарында –тынычлык .