Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Китапханә турында

Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади авылының уртасында бер мәһабәт бина ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бу – безнең китапханәбез. Аннан бөркелеп торучы мәгърифәт нуры һәркемнең күңелен яктырта, пакъләндерә, сафландыра. Кешелек җәмгыяте гасырлар буе китапханәләрне барлыкка китерү, аларны даими баету һәм саклау өчен тырышкан. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә, алар саклаган китап хәзинәләре аша без тарихны, җәмгыятнең үсеш юлын, халыкның мәдәниятен һәм сәнгатен күзаллый алабыз. Шуңа күрә дә һәр китапны кадерләп һәм саклап тотарга кирәк.

Китапханә үз киштәләренә тезеп куелган меңләгән китабы белән түгел, ә шулардан файдаланучы укучылары, аларның күплеге һәм активлыгы белән матур.

Хәзерге көндә китап сатып алучылар санаулы булган кебек, вакытлы матбугат басмаларын яздырып алучылар саны да кимеде. Шушы сәбәптән чыгып кына да китапханәләрнең эшен көчәйтү, китап хәзинәләренең сакланышын тәэмин итү, газета-журналларны күбрәк алдыру таләп ителә.

Безнең Иске Кади авылы китапханәсе “изба-читальня” буларак, 1932 елдан гади бер авыл өендә эшли башлый, халык бергә җыелып  укырга, фикер алышырга мөмкинлек туа.Китапханәче итеп алдынгы карашлы  Батталов Закир билгеләнгән. Ул заманда китапханәгә китапларны Казан һәм Чистай шәһәрләреннән авылның алдынгы карашлы кешеләре Миңнегулов Голюм һәм Гыйльманов Сәлах алып кайткан.

1941-45 елларда китапханәдә Кәбирова Хаҗәр Салих кызы эшләгән. Ул китапханәче булып эшләгән елларда 200 данәләп китап булган һәм алар, өйгә бирелмичә, китапхаеәдә генә укылган.Шулай да, төрле массакүләм чаралар оештырылган, фронт хәбәрләре вакытында җиткерелеп торган.

1945-1949 елларда китапханәдә 650-700 китап булган, республика китап фондыннан һәр ел саен 3-әр посылка китап җибәреп, китапханәне тулыландырып торганнар.Бу елларны китапханәдә Гильманова Гишкеруй апа эшләгән.

1955-1960 елларда китапханәдә Гомәрова Наилә Исмәгыйл кызы эшләгән. Ул эшләгән елларда китапханә бинасы утын белән ягып җылытылган. Китаплар фонды 1000 данәгә җиткән, күпләп газета-журналлар алына башлаган. Колхозчылар һәм мәктәп балалары белән төрле мәдәни чаралар оештырылган, стена гәҗитләре даими чыгарылган.

1962-1963, 1967-1969, 1972-1973, 1979-1982 елларда китапханәдә мөдир булып Мортазин Мингосман Мирсәет улы эшләгән.Ул елларда китапханә зур уңышларга ирешә. Китапханәчелектән киткәч, Мингосман Мортазин  озак еллар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Анда да ул үзен сынатмый: искекадилыларның үзешчән артистлар коллективы республика, зона, район конкурс-бәйге-смотрларда беренче, икенче, өченче урыннарны яулап, кыйммәтле бүләкләргә лаек була, ә Мингосман Мортазинга 1982 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

1974-1977 елларда Сафиуллина Зөлфирә Бари кызы китапханә мөдире булып эшли. Аның тырышлыгы белән китапханәгә яңа китап киштәләре, мебель, каталог тартмалары кайтартыла, китапханәгә яхшы ремонт ясала.

1985-1988 елларда китапханәдә мөдир булып Гыймранова Рузалия Габделхак кызы эшли. Ул елларда мәдәният йорты белән берлектә, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр беләнтөрле әдәби кичәләрдә катнаша һәм алып баручысы да була. Бу чорда китаплар фонды 5761 данә була.

1991-1995 елларда Кәлимуллина Әлфия Вәлиҗан кызы китапханәдә мөдир булып эшләгән.Ул 1987-1991 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында”Сәнгать турындагы әдәбият һәм әдәби китаплар библиографы- китапханәчесе”бүлегендә махсус белем ала.Бүгенгесе көндә туган авылы Якты-Тауда авылы китапханәсендә китапханәче булып эшли.

1995 елдан китапханә мөдире булып Гыйрфанова Рушания Миннәхмәт кызы эшли. Ул 2001-2006 елларда читтән торып, Казан дәүләт мәдәният университетының китапханәләр бүлеген тәмамлый. Белеме-югары квалификацияле китапханәче. Эш стажы- 20 ел.

Китапханә 20 төрдә газета-журналлар алдыра. Алардан авыл халкы даими файдалана.

Китапханә түбәндәге  бүлекләрне  тәкъдим итә:

Хезмәт  күрсәтү  бүлегендә:

Уку залы ул:

Энциклопедияләр,сүзлекләр,белешмәләрһәмдәреслекләр,газет-журналлар,бизнес- әдәбият,мода журналлары,яңа китапларга күзәтү.

Абонемент- Ул: универсал, тармакчыл, әдәбият, проза, поэзия, детективлар, фантастика,төрле белешмә китапларына, дәреслекләргә, вакытлыматбугатка бай.

 Китап саклау һәм китапханәара абонемент бүлеге:

 Сезгә Үзәк китапханәдә булмаган  әсәрләрне районның  һәм җөмһүриятнең башка китапханәләреннән табып  бирү өстендә эшли.  

Методик библиография бүлегендә:

  Библиографик күрсәткечләр методикасы җыйналган.

  Библиографлар китаплар турында кирәкле мәгьлүматлар, ә методистлар әдәби кичәләр, балалар бәйрәмнәре өчен  сценарийлар тәкдим итәләр.

 

Китапханә түбәндәге хезмәтләр күрсәтә:

-күчмә китапханә

-интернет

-сканерлау

-ксерокопияләү

-электрон презентацияләр

-өй абонементы

Хөрмәтле китап укучы!

Китапханәдә сез китапларны сайлап өйгә ала  аласыз.

Сезгә хезмәт күрсәтү авыл китапханәсендә алып барыла.Шунда ук китапханәнең бөтен фондын чагылдырган каталог та урнашкан.

Китапханәдә кичәләр мәктәп, авыл мәдәният йорты, медпункт, балалар бакчасыколлективлары белән берлектә уздырыла.

Китапханәдә 1 сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы. Сыйныф җитәкчесе Камалова Кадрия Д.

Китапханәдә “Гөлбакча” балалар бакчасы коллективы белән яңа китапларга күзәтү-әңгәмәләр оештырыла.

Китапханәдә 4 сыйныф укучылары белән “Сезнең гомер-үзе батырлык” дип исемләнгән батырлык  дәресе уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Мотыгуллина Рәмзия Я.

Китапханәдә 3 сыйныф укучылары белән “Белем иленә сәяхәт” дигән кичә оештырылды. Сыйныф җитәкчесе Валиуллина Динә Г.

Китапханәдә 6 сыйныф укучылары белән “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Гирфанова Диләрә Т.

Иске Кади авылы китапханәсендә, 8 сыйныф укучылары белән “ Мәдәният ядъкәрләре” дип исемләнгән сәнгать  дәресе үткәрелде.

Укытучылары Гөлинә Вагизова җитәкчелегендә  укучылар  туган  ягыбыз рәссамнарының иҗаты белән таныштылар,үзебезнең авылның язучыларының әсәрләрен укыдылар. Китапханәче Рушания Гирфанова һәр укучыга “Яшүсмер һәм сәнгать» дигән анкета сораулар тәкъдим итте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, китапханәдә “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән сугыш чоры балалары белән очрашу оештырылды, электрон презентация күрсәтелде

Авыл җирлеге, мәдәният йорты , китапханә, мәктәп белән берлектә,тыл ветераннарына , Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,медаль тапшыру тантанасы.

Мәдәният йорты белән берлектә, китапханәдә “Хуҗабикә” хатын-кызлар клубы эшли.

Китапханәдә, мәдәният йорты белән берлектә, “Авылымның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән әдәби берләшмә эшли.

Хәзер безнең китапханәдә 6952 нөсхә китап бар.

Китапханәнең горурланырлык казанышлары шактый. Китапханә, балалар белән төрле әдәби-музыкаль кичәләр үткәргәне өчен, Республика Балалар китапханәсенең Мактау хаты белән бүләкләнде. Шулай ук, Казан милли китапханәсенең мактау грамотасы һәм район мәдәният бүлегенең дистәләрчә Мактау Грамоталарына, истәлекле бүләкләренә лаек булды.

Әдәбият елы

Татар әдәбияты – бик халыкчан, гади хезмәт кешесенең тормышын, ихтыяҗларын, уй-теләк һәм хыялларын чагылдыручы әдәбият. Аны пропогандалау максатында һәм татар әдипләренең иҗатына багышлап  китапханәдә төрле кичәләр оештырыла.

Иске Кади авылы китапханәсендә, 2015 ел -Әдәбият елы уңаеннан, Чаллы шәһәре язучылары белән очрашу оештырылды. Китапханәдә “Чаллы язучылары бездә кунакта” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе ясалды һәм китап укучылар белән күргәзмә янында фикер алышу, әңгәмә үткәрелде. Очрашуда мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, әдәби берләшмә вәкилләре, әдәбият укытучылары,урта һәм олы буын китап укучылар катнашты. Бу очрошуны оештыруда авылдаш язучыбыз Фәнис абый Нуретдинов ярдәм итте. Ул Иске Кади авылы тарихын туплауда, язуда, нәшер итүдә ярдәм иткән , күп җырлар, хикәяләр, мәзәкләр авторы.Аның чыгышын китап укучылар җылы кабул иттеләр.

Икенче кунагыбыз Әнвәр ага Шәрипов-әдәбият тарихы галиме, төрки-татар әдәбияты вәкилләре тормышына, иҗатына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди, фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Авыл китапханәсендә, кызганычка каршы, аның язган әсәрләре юк иде, ул безгә китапларын автографы белән бүләк итте. Әнвәр ага китап сөючеләргә үзенең тормыш юлын кыскача бәян итте, иҗаты белән таныштырды, шигырләрен укыды. Китап укучылар аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр, кичә “сорау-җавап”формасында барды.

Әңгәмәбезгә язучы, тәрҗемәче, рус һәм татар телендә иҗат итүче Мансур Сафин кушылды. Ул  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, шигырләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Китап укучылар яраткан язучылары Зифа Кадырова белән очрашуны көтеп алдылар. Утыз елдан артык Чаллы шәһәрендә төзелештә эшләүче Зифа Кадырованың “Сагынырсың, мин булмам”,”Көтеп узган гомер”,”Язмыш сынавы”,”Бәхеткә юл кайдан?” китаплары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Аның әсәрләрендә башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларында ялгышлар, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре...Автор кеше язмышларын аясыз тикшерә, гаройларын утлар-сулар аша кичереп, һәркайсына үз хөкемен чыгара, китап укучыларга да фикерләргә урын калдыра.Китапларының яратып укылуының сере дә шундадыр. Зифа ханыма китап укучылар сораулар бирделәр, әңгәмә гади, эчкерсез төс алды. Зифа ханым китап геройларының уйдырма түгеллеген, тормыштан һәм үзе кичергәннәрдән чыгып иҗат ителгән образлар булуын сөйләде.

Кичә дә катнашучылар Зифа ханым китапларын бер утыруда укып чыгуларын, китап геройлары белән бүгенге көндә бәйләнеш булуын сораштылар.

Кичәдә катнашучы һәр кеше З.Кадыровага үзләренең олы рәхмәтләрен , изге теләкләрен, иҗади эшендә тагын да зур уңышларга ирешүен теләделәр. Якын көннәрдә яңа китабын түземсезлек белән көтеп калуларын җиткерделәр.

Иске Кади авылы китапханәсендә  китап сөюче өлкәннәр, урта буын һәм мәктәп укучылар белән тыгыз элемтә дә эш алып барыла. Китапханә каршысында һәр буын китап укучылар белән төрле очрашулар, әдәби берләшмә утырышлары, кичәләр оештырыла. Моның өчен барлык шартлар да бар. Бина җылы. Китап сөючеләр күп. Очрашуыбызның спонсоры Кадрия Камаловага  китап укучылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Борынгы бер китапта шундый юллар бар: “Китапның катлаулы мәгънәләрен төшенергә ярдәм иткән затларга рәхмәт әйтеп баш иик...”Бу бик акыллы киңәш. Китапханәбез гөрләп эшләп торсын, аңа укучыларыбызның сукмагы өзелмәсен!