Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай әкиятләре буйлап

23 апрель көнне “Сәйлән” балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме үтте. Китапханәче балаларны Тукайның балачагы, аның иҗаты, китаплары белән таныштырды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, аларның яшь үзенчәлегенә туры китереп төзелгән викторина сорауларына төгәл иттеп җавап бирделәр. Чара ахырында һәр бала Тукай әсәрләренең эчтәлегенә туры китереп рәсем ясады.