Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган якның моңлы сандугачы

15нче февраль - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, татар халкының бөек җырчысы, авылдашыбыз Илһам ага Шакировның туган көнне. Аңа 86яшь тулган булыр  иде. Исеме җисеменә туры килгән мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров ничәмә- ничә дистә еллар татарны татар итеп саклап калуда биниһая өлеш керткән шәхес, халкыбыз рухының бөтенлеген тәшкил иткән Моң иясе! Илһам ага Шакировның туган көне уңаеннан “Сәйлән” балалар бакчасына йөрүче нәниләр тәрбиячеләр белән берлектә музейга килделәр. Алар өчен музей заллары буйлап бик кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе оештырылды. Китапханәче легендар җырчыбызның иҗатына кагылышлы кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйләде, аның турында иҗат ителгән шигырьләр һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр укыды. Биредә һәркем Илһам  ага Шакировның иҗатына, тормыш юлына кагылышлы көнкүреш әйберләре, гаилә альбомыннан фотосүрәтләр, экспонатлар, аның  мәктәптә укыганда язган дәфтәрләре, туганнарына язган хатлары белән якыннан таныша алдылар, бөек җырчыбыз язмасында матур җырлар тыңладылар. Нәниләребез өчен оештырылган әлеге чара бай эчтәлекле һәм кызыклы булды.