Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Күңел сандыгымда ниләр бар...

Яңа Бүләк авылы мәктәбендә узган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу тирән эчтәлекле һәм кызыклы булды. Китапхәнәче Фәйрүзә Мөслимованың иҗатын чагылдырган  китап һәм журналларга күзәтү ясады, шигырь һәм хикәяләреннән өзекләр укыды.Очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Гадановна ачып җибәрде. Ул язучының иҗаты турында  мавыктыргыч итеп сөйләде. Очрашуыбызның кунагы Ф. Мөслимова үзенең тормыш юлы, иҗаты белән тирәнтен таныштырды, биргән сорауларга тулы һәм кызыклы итеп җавап бирде. Кичә ахырында язучы актив укучылырга үзенең китапларын бүләк итте.