Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Татар фольклорының байлыгы

Укучыларны татар халык авыз иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан китапханәдә “Татар фольклорының байлыгы” дип аталган чара узды. Балалар татар халык әкиятләреннән өзекләр укыдылар, мәкальләрен, әйтемнәрен искә төшерделәр. “Тапкырларга – табышмак” дип аталган уенда татар халык табышмакларының җавапларын таптылар. “Татар халык җәүһәрләре” дип аталган китаплар күргәзмәсендәге китапларны зур кызыксыну белән карадылар. Әлеге мәдәни чарада балалар татар халык иҗатының күп кырлы һәм бай булуын тагын бер кат ачыкладылар.