Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сезнең язмыш үзе батырлык

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан китапханәдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашу узачак. Аларның саны елдан-ел кими бара. Сугыш балалары һәм тыл хезмәтчәннәре сугыш елларының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән җиңүчеләр. Чара барышында китапханәче якташларыбызның батырлыклары, хатын-кызларның һәм балаларның тылдагы хезмәтләре турында сөйләячәк. Ветераннар тылдагы авыр эш көннәре, кечкенә балаларның олылар белән беррәттән нинди хезмәтләр башкарулары турында сөйләячәкләр. Укучылар ветераннарга җыр һәм шигырьләр бүләк итәр.