Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Татарстан - минем туган илем

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Һәр ел саен 30 августта республикабызда яшәүче һәр  халык Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы көне-милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан китапханәдә "Татарстан – минем туган илем" исемле китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә урнашкан китаплар укучыларны Татарстанның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, туган якның матурлыгы һәм табигый байлыгы, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырачак. Күргәзмә киң катлау укучылар өчен әзерләнә.