Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

"Бүлмә гөлләре - өйнең бизәге"

Яратып бүлмә гөлләре үстерүчеләргә китапханәдә "Бүлмә гөлләре - өйнең бизәге" дигән китапханә сәгате үткәрдем. Китапханәгә килүче зурларга да, балаларга да өйдә гөлләр үстерү , аларны тәрбияләү, күчереп утырту, су сибү, ашлау турында кызыклы әңгәмә ясадым, исемнәре белән таныштырдым.